Счетчики

Лира җыры

Мирсәет Яруллин көе
Илдар Юзеев сүзләре

/«Янар чәчәк» пьесасыннан/

Карт тирәкләр сорый: «Төн йокламый,
Ни уйлыйсың болай сеңелем?»
Мин үзем дә белмим, нәрсә булды,
Ниләр уйлый минем күңелем?

Карт тирәкләр әйтә: «Җидегән йолдыз
Сүнәр инде, йокла, сеңелем...»
Минем өчен яңа йолдыз балкыр,
Юк, сүрелмәс минем күңелем.

Карт тирәкләр тына: «Без йоклыйбыз,
Хәерле төн сиңа, сеңелем...»
Шикләнүләр, уфтаналар белән
Үз йолдызын көтә күңелем...

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 01.03.10 | Просмотров: 1277 | [ + ]   [ - ]   |


© 2025 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!