Счетчики

Мәхәббәт шатлыгы

Рәшит Абдуллин көе
Фәннур Сафин сүзләре

Йөрәккәем синең яннарыңда,
Тоясыңдыр аның ялкынын.
Вакытлыча түгел, гомерлеккә
Яратам шул сине, алтыным.

Тулган айга гына карасам да
Күз алдыма килә сурәтең.
Нигә алай, дисәң, синнән башка
Дөнья матур түгел, күрәсең.

Күңелеңә синең барча язның
Яктылары әллә тулганмы?!
Шатлык нуры уйный эзләреңдә,
Сөйләп безнең гашыйк булганны.

Тулган айга гына карасам да
Күз алдыма килә сурәтең.
Нигә алай, дисәң, синнән башка
Дөнья матур түгел, күрәсең.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 01.03.10 | Просмотров: 1334 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!