Счетчики
|
Мәхәббәт җыры
Салих Сәйдәшев көе
Гамир Насрый сүзләре Сине күргәч, йөрәгемдә Кабынды ялкын; Нигәдер син миңа хәзер Бик якын, якын. Тизрәк кил, иркәм, Мин сине көтәм. Син — бәхетем, Син — рәхәтем. Син минем мәхәббәтем. Йөрәктә кабынган ялкын Ныграк дөрләсен, Ул бит мәхәббәт ялкыны — Сүнә күрмәсен. Тизрәк кил, иркәм, Мин сине көтәм. Син — бәхетем, Син — рәхәтем. Син минем мәхәббәтем. Ян син, йөрәк, ян син, йөрәк. Ялкынланып ян! Мәхәббәт көче белән син Тудың яңадан. Тизрәк кил, иркәм, Мин сине көтәм. Син — бәхетем, Син — рәхәтем. Син минем мәхәббәтем. Страниц: 1
|