Счетчики
|
Мәхәббәтем син...
Мансур Хәсәнов көе
Шаһинур Мостафин сүзләре Мәхәббәтем син, мәхәббәтем син... Сагынып көткән язым — Бәхетнең үзеннән килеп, Бәхетле иткән ярым. Мәхәббәтем син, мәхәббәтем син... Яратып туймас җырым — Өметем минем, хыялым Таңнарым, барыр юлым. Мәхәббәтем син, мәхәббәтем син... Мәңге сүнмәс кояшым — Тормышымның юлларында Нур сибүче юлдашым! Страниц: 1
|