Счетчики
|
Мәхәббәтең, егет, каршыла
Тәлгать Вәлиев көе
Җәүдәт Дәрзаман сүзләре Урам буйлап бер яшь кыз килә, Күңеле гөлләрдә. Ак күлмәге шат күбәләктәй Җилпенә җилләрдә (лә). Вак-вак кына атлап, Күңелдә инсаф саклап, Ул килә синең каршыңа. Ап-ак бәхет белән Юлына җәй син келәм, Мәхәббәтең, егет, каршыла. Сөенече чыккан йөзенә, Хисләре тулышкан. Сулган гөлгә җан кабыныр күк Ул алган сулыштан (ла). Вак-вак кына атлап, Күңелдә инсаф саклап, Ул килә синең каршыңа. Ап-ак бәхет белән Юлына җәй син келәм, Мәхәббәтең, егет, каршыла. Онытылып татлы хисләрдән, Елмая кыз бала. Җылы тойган тал бөреседәй Күңелләр кузгала (шул). Вак-вак кына атлап, Күңелдә инсаф саклап, Ул килә синең каршыңа. Ап-ак бәхет белән Юлына җәй син келәм, Мәхәббәтең, егет, каршыла. Страниц: 1
|