Счетчики

Менә без дә үсеп җиттек, әни...

Луиза Хәйретдинова көе
Равил Фәйзуллин сүзләре

Без үстек,
Үсеп җиттек, әни
Менә без дә үсеп җиттек.

Кыр казлары
Түбәбездән үтә,
Элеккечә үтә,
Үтә икән...
Кыр казлары элеккечә
Түбәбездән үтә икән.
Күк һаман шул, шул,
Казлар гына бүтән икән.

Без үстек,
Үсеп җиттек, әни.
Менә без дә үсеп җиттек.

Сабан туйлар
Тау башында үтә.
Элеккечә үтә,
Үтә икән.
Сабан туйлар элеккечә
Тау башында үтә икән.
Тау һаман шул, шул,
Кызлар гына бүтән икән...

Без үстек,
Үсеп җиттек, әни
Менә без дә үсеп җиттек

Синен күзләр
Без кайтуны көтә,
Элеккечә көтә,
Көтә икән
Синең күзләр элеккечә
Без кайтуны көтә икән.
Күзләр гел шул, шул,
Яшьләр генә бүтән икән!.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 01.03.10 | Просмотров: 1638 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!