Счетчики

Менә сиңа Миләүшә

Фәрит Хатыйпов көе
Мәхмүт Хөсәен сүзләре

Күрше йорттагы Миләүшә —
Мин яраткан сылу кыз.
Тик ул озын, мин тәбәнәк,
Ул чая, мин кыюсыз.
Сандугачлар көнләшә.
Җырлап куйса Миләүшә.

Күргәндә тик бер елмайса,
Баш түбәм тия айга!..
Чакырсам да бармый үзе
Минем белән беркая.
Бармаса да, сөйләше
Мәхәббәтем Миләүшә.

Миләүшәгә өйләнәм дип
Әни белән киңәшәм.
Ни тамаша: үзе безгә
Килеп керде Миләүшәм...
Туена безне дәшә...
Менә сиңа Миләүшә!..

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 01.03.10 | Просмотров: 1098 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!