Счетчики
|
Мәтрүшкәләр
Алмаз Гыйлаҗев көе
Илдар Юзеев сүзләре Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр, Ераклардан әнкәм җибәргән. Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр Туган кырларымда тибрәлгән. Тирән сагынудан уйчанланган Күз карашым сезгә төбәлгән: Әйтегезме миңа, мәтрүшкәләр, Ни әйтергә әнкәм теләгән? Мәтрүшкәләр мине уяттылар, Сискәндереп гамьсез төннәрдә. "Мәтрүшкәләр кебек кибәрсез сез, Өзелсәгез туган җирләрдән..." Страниц: 1
|