Счетчики

Мин дә шул торналар шикелле

Фуат Әбүбәкеров көе
Шәмсия Җиһангирова сүзләре

Торналар кычкырып уздылар,
Кычкырып уздылар илереп.
Мин беләм: өзелде җаннары
Туган җир калганын сизенеп.

Мин дә шул торналар шикелле
Юл тотсам җиде ят җирләргә,
Язмышка ялварам илереп:
«Кайтар, — дип, — тиз көндә илләргә».

«Кайтар, — дип, — калдырма җанымны
Җиде ят янында тилмертеп...»
Илемдә ризамын бәхетем
Булса да бер бөртек, бер бөртек...

Торналар китәр дә, кайтыр да,
Аларның язмышы билгеле.
Язмышка ни язган булса да,
Алмашмам чит җиргә илемне.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 01.03.10 | Просмотров: 1073 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!