Счетчики

Минем кадерлеләрем

Мөфтәдин Гыйлаҗев көе һәм сүзләре
Әткәй-әнкәй, газизләрем,
Гомер биргәнсез безгә.
Изге итеп үстердегез
Мең рәхмәтлебез сезгә.

Сезгә генә багышлана
Иң изге теләкләрем.
Яшәгез әткәй-әнкәем,
Минем кадерлеләрем.

Тормыш юллары катлаулы,
Аера ул күпләрне.
Үсеп җиткәч китәбез шул
Әрнетеп күңелләрне.

Сездән хәбәр килми торса,
Сыкрап куя йөрәгем.
Исән генә булсагызчы,
Минем кадерлеләрем.

Каңгылдашып казлар оча,
Ниләр сөйлиләр икән?
"Әткәң-әнкәң бик сагынган
Кайт син", — димиләр микән?!

Сәлам хатларына язам
Шушы җырым — бүләгем.
Исән-имин яшәгезче,
Минем кадерлеләрем.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 01.03.10 | Просмотров: 3233 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!