Счетчики
|
Минем таныш өянкеләр
Рөстәм Яхин көе
Сибгат Хәким сүзләре Сезгә эндәшми, мин кемгә Эндәшим, өянкеләр? Җитте минем дә, сезнең күк, Картайдым, дияр көннәр. Кабынды, янды бер чорда Яшьлекнең саф хисләре. Сез — минем мәхәббәтемнең Бердәнбер шаһитләре. Кайда ул бергә ашкынган, Бергә шаулаган көннәр? Минем таныш өянкеләр. Сезгә баш ияр кемнәр?.. Страниц: 1
|