Счетчики
|
Моңлы гармун
Шамил Тимербулатов көе
Мидхәт Миншин сүзләре Өч игезәк — өч туган — Килә чишмә юлыннан. Ялга кайткан диңгезченең Гармун төшми кулыннан. Гармун теле көмештер — Кемнәр кемгә өлештер. Әйдә, гармун, йөрәкләрне Йөрәк белән күрештер. Диңгезләрне гизә ул, Океанда да йөзә ул. Гармун алса кулларына — Үзәкләрне өзә ул. Гармун теле көмештер — Кемнәр кемгә өлештер. Әйдә, гармун, йөрәкләрне Йөрәк белән күрештер. Өч игезәк — өч туган — Килә чишмә юлыннан. Кемнәр бизәк булыр икән Бу чибәрләр туенда? Гармун теле көмештер — Кемнәр кемгә өлештер. Әйдә, гармун, йөрәкләрне Йөрәк белән күрештер. Страниц: 1
|