Счетчики

Нигә болай ашкынасың, йөрәк?

Оскар Усманов көе
Гөлшат Зәйнашева сүзләре

Нигә болай ашкынасың, йөрәк?
Нигә болай ярсып тибәсең?
Сөйгән ярым ятларга каласын
Әллә инде алдан сизәсең.

Биек тауга менеп бер җырладым,
Сахраларга китте тавышым.
Сахраларга китсә дә тавышым,
Басылмады йөрәк сагышым.

Үтә яшьлек, зая үтә яшьлек,
Шуңа минем йөрәк ярсудыр.
Сөйгән ярым белән аерылу —
Яшьлек белән саубуллашудыр.

Биек тауга менеп бер җырладым,
Сахраларга китте тавышым.
Сахраларга китсә дә тавышым,
Басылмады йөрәк сагышым.

Зәңгәр күккә карап бер офтандым,
Утлар булып чыкты сулышым.
Утлар булып чыкса да сулышым,
Басылмады йөрәк сагышым.

Биек тауга менеп бер җырладым,
Сахраларга китте тавышым.
Сахраларга китсә дә тавышым,
Басылмады йөрәк сагышым.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 01.03.10 | Просмотров: 992 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!