Счетчики

Ник соңладың?

Сара Садыйкова көе
Илсөяр Ганиева сүзләре

Таң алдыннан бер сандугач сайрый,
Дуска тиңләп ялгыз тирәкне;
Нигә соңлап килдең, сандугачым,
Дулкынлатып моңсу йөрәкне?

Аерылган аккошлар шикелле,
Мин дә синең кебек моңаям.
Гомерем буйларына яндырырга
Соңлап кына килдең син каян?

Яшьлегемнең гүзәл таңнарында
Юк идең бит, нигә килмәдең?
Аерылсак та, йөрәккәем җуймас
Зарыгып кына көткән тиңнәрен.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 01.03.10 | Просмотров: 1187 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!