Счетчики
|
Ниләр җитмидер күңелгә?
Луиза Штыркаева көе
Шәмсия Җиһангирова сүзләре Ниләр җитмидер күңелгә — Чишмә сулары микән? Офыкларга сузылып киткән Авыл юллары микәй? Ниләр җитмидер күңелгә — Саба җилләре микән? Җир җиләге арасында Болын гөлләре микән? Ниләр җитмидер күңелгә — Яшьлек еллары микән? Әнкәемнең бишек җыры, Назлы куллары микән?.. Страниц: 1
|