Счетчики
|
Нурлы Казан
Илдус Якупов көе
Фәннур Сафин сүзләре Кичкәнсең күп гасырларны, И борынгы яшь калам!.. Һәр урамың ташыңнан мин Җылы табам, ямь табам, Туган җиргә, кешеләргә Чиксез гашыйк бер егет — Нурлы Казан буйлап барам, Йолдызларга үрелеп! Күлләреңә килеп чыгам, Иделеңне сөям мин, Назлы, якты дулкыннарга «Саумы, Казан!» диям мин. Гасырларны кичсәң дә син, Мәңге япь-яшь, башкалам, — Безне шулай матурлыкка, Батырлыкка дәш һаман! Туган җиргә, кешеләргә Чиксез гашыйк бер егет — Нурлы Казан буйлап барам, Йолдызларга үрелеп! Күлләреңә килеп чыгам, Иделеңне сөям мин, Назлы, якты дулкыннарга «Саумы, Казан!» диям мин. Страниц: 1
|