Счетчики
|
Очар коштай
Ильяс Вәлишаһ көе
Ләбиб Лерон сүзләре Нинди матур таңнары ла Кайтып килеш яннарыңнан. Очар коштай алгысынам, Нидер булды җаннарыма. Кыйгач, кыйгач кашкайларың, Көләч, көләч күзкәйләрең! Әйләндерде башларымны «Сөям!» — дигән сүзкәйләрең. Ничек сине караттым ла? Ничек мине яраттың ла? «Мин дә сине сөям!» — диеп, Шикләремне тараттың ла! Кыйгач, кыйгач кашкайларың, Көләч, көләч күзкәйләрең! Әйләндерде башларымны «Сөям!» — дигән сүзкәйләрең. Иркәлидер күзләремне Якты көннең гүзәллеге. Кичкә кадәр сине күрми Ничек кенә түзәрмендер? Кыйгач, кыйгач кашкайларың, Көләч, көләч күзкәйләрең! Әйләндерде башларымны «Сөям!» — дигән сүзкәйләрең. Страниц: 1
|