Счетчики
|
Очрадың да юлларымда
Фәрит Бариев көе
Шаһинур Мостафин сүзләре Очрадың да юлларымда Җырларыңа урадың. Алып киттең күңелемне... Хәзер синдә уйларым! Торасың гел күз алдымда, Колагымда — моңнарың... Җыр булып кил син тагын да, Тынгы бирмәс хыялым! Очрадың да юлларымда Тормышымны нурладың. Мәхәббәтле күзләреңне Күреп һич тә туймадым. Торасың гел күз алдымда, Колагымда — моңнарың... Җыр булып кил син тагын да, Тынгы бирмәс хыялым! Очрадың да юлларымда Йөрәгемә моң салдың. Сөюемне, көюемне Ник әйтергә кыймадым?! Торасың гел күз алдымда, Колагымда — моңнарың... Җыр булып кил син тагын да, Тынгы бирмәс хыялым! Страниц: 1
|