Счетчики

Өф-өф итеп

Ренат Еникеев көе
Гамил Афзал сүзләре

Малай туды безнең. Нинди шатлык!
Икебезгә уртак бәхет таптык.
Үстерәбез аны исебез китеп,
Өф-өф итеп, еф-өф итеп.

Егет үстерәбез туган илгә,
Мондый асыл малай бездә генә.
Тирбәтәбез йоклаганын көтеп,
Өф-өф итеп, өф-өф итеп.

Затлы кием, ефәк аңа гына,
Тәмле-татлы нәрсә тамагына.
Тәпи йөри башлый яңа гына
Тып-тып итеп, тып-тып итеп.

Малай үсә, буе, яше арта,
Бәби чагы инде калды артта.
Күн диванга ятып, «Казбек» тарта
Пыф-пыф итеп, пыф-пыф итеп.

Әни, давай, минем битне юдыр,
Әни, давай, миңа шиблет кидер,
Әни, давай, папироска йөгер
Лап-лап итеп, лап-лап итеп.

Соңгы мода костюм тапты уйлап,
Газиз парәң булгач, бостон юллап,
Йөгерәбез икәү урам буйлап,
Анда лап-лап, монда лап-лап...

Укырга җибәрдек, бармый анда,
Безнең сүзне алмый искә-санга
Коньяк эчә хәзер ресторанда
Голт голт итеп, голт-голт итеп

Шоколадлар белән прәннек ашый,
Акча сорап, безгә допрос ясый.
Бирми торсаң, хәзер кыйнап ташлый
Дөп-дөп итеп, дөп-дөп итеп

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 08.03.10 | Просмотров: 3252 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!