Счетчики
|
Өй артыгыз гөлбакча
Рамил Курамшин көе
Гөлшат Зәйнашева сүзләре Өй артыгыз гөлбакча, Җиләге тулып пешкән. Җиләк арасында сайрый — Сандугач очып төшкәй. Гөлбакчагыз бигрәк матур Карыйм сокланып кынал Мин дә очып төшәр идем, Күбәләк булып кына. Өй артыгыз гөлбакча, Гөлләре түтәл-түтәл. Түтәлләргә кояш төшкән, Нуры гөлләрне үпкән. Гөлбакчагыз бигрәк матур Карыйм сокланып кынал Мин дә очып төшәр идем, Күбәләк булып кына. Өй артыгыз гөлбакча, Коймасы челтәр-челтәр. Бакчагызга кемдер керер, Сезне бәхетле итәр. Гөлбакчагыз бигрәк матур, Карыйм сокланып кына. Мин дә очып төшәр идем Күбәләк булып кына. Страниц: 1
|