Счетчики

Оныт инде...

Зөфәр Хәйретдин көе
Габделхак Шәмсетдинов сүзләре

Оныт инде мине мәңгелеккә,
Йөрәгеңнән алып ташла да...
Гафу итмә мине, гафу итмә —
Алыштырдым сине башкага.

Кичер, димим, очрашулар эзләп
Юлларыңа чыкмыйм хәзер мин...
Мәңге төзәнмәслек яра булып
Йөрәгемдә калдың, кадерлем.

Ялгышларым сагышларга салды.
Мин һаман да сине юксынам...
Бу дөньяда синнән кадерлерәк,
Синнән якын һичкем юк сыман.

Оныт инде мине мәңгелеккә,
Йөрәгеңнән алып ташла да...
Гафу итмә мине, гафу итмә —
Алыштырдым сине башкага.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 01.03.10 | Просмотров: 907 | [ + ]   [ - ]   |


© 2022 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!