Счетчики

Парсыз балдаклар

Ганс Сәйфуллин көе
Камәрия Вәлиева сүзләре

Парлап гомер итә алмадык
Язмышыма шулай язгандыр.
Язмышлар шундый булганга
Балдагым да ялгыз калгандыр.

Миңа сердәш, юлдаш булсын
Парсыз балдаклар.
Сөйгән ярларын югалткан
Ялгыз калганнар.

Ташлап киттең бу дөньядан
Ялгызлыкта мине калдырып.
Сагынганда миңа карар өчен
Балдагыңны гына калдырып.

Миңа сердәш, юлдаш булсын
Парсыз балдаклар.
Сөйгән ярларын югалткан
Ялгыз калганнар.

Пар канатлар гына түгел,
Ялгыз канатлар да бар.
Пар балдаклар гына түгел,
Парсыз балдаклар да бар.

Миңа сердәш, юлдаш булсын
Парсыз балдаклар.
Сөйгән ярларын югалткан
Ялгыз калганнар.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 02.03.10 | Просмотров: 1625 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!