Счетчики
|
Питрәч кичләре
Илсур Хөснетдин көе һәм сүзләре
Мишә буйларында көтәм — Бүген килмәсме диеп. Төннәрне кыскартыр идем Сине яратып, сөеп. Их, Питрәч кичләре — Төнге чәчәк исләре. Яшьлектәге мәхәббәтнең Онытылмаслык хисләре. Сагынырсың-саргаерсың Туган якка кайтмасаң, Ямьле Мишә буйларында Бер чирәмдә ятмасаң. Их, Питрәч кичләре — Төнге чәчәк исләре. Яшьлектәге мәхәббәтнең Онытылмаслык хисләре. Энҗе бөртекләре кебек Туган як инешләре. Үзәкләрне өзә һаман Шул Питрәч кичләре. Их, Питрәч кичләре — Төнге чәчәк исләре. Яшьлектәге мәхәббәтнең Онытылмаслык хисләре. Страниц: 1
|