Счетчики
|
Рәйхан
Татар халык җыры
Аклы ситсы күлмәгеңнең Якаларын кем уйган? Әй, Рәйхан, исемең кемнәр куйган, Сине күреп кем туйган? Аклы ситсы күлмәгеңнең Таба алмадым ишләрен; Әй, гомерем буйларына, Рәйхан, Оныта алмасам нишләрмен?! Аргы яктан бирге якка Басма салдым киң итеп; Әй, гомерлек яр булсын, диеп, Сине сөйдем тиң итеп. Страниц: 1
|