Счетчики
|
Ромашка
Ифрат Хисамов көе
Миргалим Харисов сүзләре Ап-ак күлмәгеңне киясең, Назлы җилгә башың иясең. Син, ромашкам, гашыйк күңелгә Юаныч һәм шатлык бирәсең. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, Бишәү генә шикелле; Йөрәгемдә утлар яна, — Яратуы икеле. Ал тан нурларына төренеп, Тезелгәннәр синең чукларың; Яратамы, юкмы, дигәндәй, Чукларыңда уйный чыкларың. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, Бишәү генә шикелле; Йөрәгемдә утлар яна, — Яратуы икеле. Моңсуланган чакта күңелем Очратам да сине, куанам. Җавап эзләп янган йөрәккә Чукларыңны санап юанам Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, Бишәү генә шикелле; Йөрәгемдә утлар яна, Болай булмый бит инде. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, Бишәү, алтау — ярата, Үзе, наян, ярата да, Юри генә шаярта. Страниц: 1
|