Счетчики
|
Сагынам
Рәшит Абдуллин көе
Разил Вәлиев сүзләре Су буенда үскән өянкеләр Синең кебек ак шәл ябынган. Синең чәчең төсле ак җил тузгый, — Мин кышларда сине сагынам. Карашыңдай җылы, аяз көннәр, Җилләр исә синең ягыңнан. Гөрләвекләр булып кайтыр идем... Мин язларда сине сагынам. Бөтен дөнья бүген шау чәчәктә, Арынган җир хәсрәт-кайгыдан. Шатлык төяп кайтып килер идем... Мин җәйләрдә сине сагынам. Синең сагыш әллә күчкән инде? — Урманнарга сары кабынган. Күзләремдә яшьме, яңгырмы ул? — Мин көзләрдә сине сагынам. Офыкларга карап, һәр көн саен Сине уйлыйм, сиңа табынам. Бөтенләйгә тиздән кайтырмын күк, — Сине, әнкәй, сине сагынам. Страниц: 1
|