Счетчики

Сагынамын каеннарны

Фәнис Сибгатуллин көе
Гөлия Шәйдуллина сүзләре

Каеннарга мин сөялдем,
Кайгыларны сөйләдем.
Синнән башка бу дөньяда
Беркемне дә сөймәдем.

Авылымның каеннарын
Кайтып күрәсем килә.
Синең белән тормыш юлын
Бергә үтәсем килә.

Каеннарга мин сөялдем,
Акрын җилләр искәндә.
Төне буе йоклый алмыйм
Син исемә төшкәндә.

Авылымның каеннарын
Кайтып күрәсем килә.
Синең белән тормыш юлын
Бергә үтәсем килә.

Каеннарга мин сөялдем,
Каен аңлар хисемне.
Йолдызлардан эзләп табам
Синең матур исмеңне.

Авылымның каеннарын
Кайтып күрәсем килә.
Синең белән тормыш юлын
Бергә үтәсем килә.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 02.03.10 | Просмотров: 1380 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!