Счетчики

Сагындым авылымны

Роберт Тимербаев көе һәм сүзләре
Талгын гына Идел ага
Туган ягыма таба.
Бөдрә талларын тирбәтеп,
Кояшта нурлар уйнатып,
Чал дулкыннары ярга кага.

Сагындым авылымны,
Кайчан кайтырмын инде?
Сәлам әйт сөйгән ярыма,
Әткәйгә-әнкәемә лә,
Сәлам әйт тугайларыма /туганнарыма/,

Искә төшә шул чаклар,
Ярым калды еракта.
Шатлыкларын балачакның,
Мәхәббәтем синдә таптым —
Күңелем сиңа тарта.

Сагындым авылымны,
Кайчан кайтырмын инде?
Сәлам әйт сөйгән ярыма,
Әткәйгә-әнкәемә лә,
Сәлам әйт тугайларыма /туганнарыма/.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 02.03.10 | Просмотров: 1327 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!