Счетчики

Сагындырдың

Заһирә Гомәрова көе һәм сүзләре
Сагындырдың, туган ягым,
Күптән синдә булганнарым.

Туган ягым бер генә,
Исләремдә гел генә.
Туган ягын, сөйгән ярын
Сагынмыйдыр кем генә?

Сагындырды, туган ягым,
Болыннарың, урманнарың.

Туган ягым бер генә,
Исләремдә гел генә.
Туган ягын, сөйгән ярын
Сагынмыйдыр кем генә?

Синдә калды, туган ягым,
Яланаяк йөргән чагым.

Туган ягым бер генә,
Исләремдә гел генә.
Туган ягын, сөйгән ярын
Сагынмыйдыр кем генә?

Яшьлегемнең хатирәсен
Син саклыйсың, туган ягым.

Туган ягым бер генә,
Исләремдә гел генә.
Туган ягын, сөйгән ярын
Сагынмыйдыр кем генә?

Туган ягым, синдә минем
Атам-анам, туганнарым.

Туган ягым бер генә,
Исләремдә гел генә.
Туган ягын, сөйгән ярын
Сагынмыйдыр кем генә?

Туган ягым, синдәй якын,
Кадерле дө ни бар тагын?

Туган ягым бер генә,
Исләремдә гел генә.
Туган ягын, сөйгән ярын
Сагынмыйдыр кем генә?

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 02.03.10 | Просмотров: 1234 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!