Счетчики

Сагыныр өчен

Зөфәр Хәйретдин көе
Мансур Шиһапов сүзләре

Челтерәп аккан чишмәле,
Айлы, кояшлы ягым.
Кем генә сагынмый икән
Әкияттәй бала чагын.

Авылымнан киттем, авылымны
Шашып сагыныр өчен;
Язгы ташкын булып кайтып,
Таңда каршына тезләнеп,
Кат-кат табыныр өчен.

Чапгы яный чишмәлектә,
Кем булсын, әткәй җаным.
Әнкәй судан кайтып килә,
Талир тәңкәләр тагып.

Авылымнан киттем, авылымны
Шашып сагыныр өчен;
Язгы ташкын булып кайтып,
Таңда каршына тезләнеп,
Кат-кат табыныр өчен.

Күкләреннән йолдыз чүпләп,
Күзләрне күзгә багып...
Ничек сагынмасын күңел
Сөекле авыл таңын.

Авылымнан киттем, авылымны
Шашып сагыныр өчен;
Язгы ташкын булып кайтып,
Таңда каршына тезләнеп,
Кат-кат табыныр өчен.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 02.03.10 | Просмотров: 1558 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!