Счетчики

Сагыш

Җәүдәт Фәйзи көе
Равил Фәйзуллин сүзләре

Мин сиңа йомшак таң җиле
Юллаган идем,
Чәчләреңнән иркәләр дип
Уйлаган идем.

Мин сине сагынып бер җыр
Чыгарган идем.
Җан дуслар яратып аны
Тыңлаган иде.

Җыр сиңа ошар дип йөрдем,
Ваемсыз булып.
...Ә ул сиңа барып җиткән
Авыр сүз булып.

Хәзер җилләр дә юлламыйм,
Чыгармыйм җыр да.
Теләсәң, үзең җанымны
Кил дә бер тыңла.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 02.03.10 | Просмотров: 1581 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!