Счетчики
|
Сайра, сандугач
Мансур Мозаффаров көе
Мөхәммәт Садри сүзләре Сайра, сайра, сандугачым, Талдан талларга очып, Күңелең теләгән җиргә очып, Матур чәчәкләр кочып. Сандугачым сайрый чут-чут, дип, Безнең илдән матур ил юк, дип. Сайра, сайра, сандугачым, Бездә шат тормыш көлә, Бездә, матурлап синеңчә, Бар халык җырлый белә. Сандугачым сайрый чут-чут, дип, Безнең илдән матур ил юк, дип. Сайра, сайра, җырчы кошым, Җырла бер дә армыйча. Җир шарын шау-герләтеп без Җырлыйк бер туктамыйча. Сандугачым сайрый чут-чут, дип, Безнең илдән матур ил юк, дип. Страниц: 1
|