Счетчики
|
Салават күпере
Фирзәр Мортазин көе
Мидхәт Миншин сүзләре Егет: Сузылган салават күпере Иделнең ярыннан-ярына. Әйт әле, сөеклем, ризамы, Шул юлдан бергәләп барырга. Кыз: Салават күпере ал да гөл, Кабынмас, балкымас алда гел. Чакырсаң гомерлек юлларга — Үзең дә күперләр сала бел. Егет: Нурлардан күперләр салырмын, Үзеңне җитәкләп барырмын. Икәүләп диңгезләр кичәрбез — Елмаеп сөендер ярыңны. Икәү бергә: Салават күпере төсләре Кузгата, уйната хисләрне. Тормышта күперләр нык булсын; Йөрәктә сүрелмәс ут булсын. Страниц: 1
|