Счетчики
|
Сары буран
Ислам Сафин көе
Рафис Корбанов сүзләре Кушылып шауладым көзнең Сары бураннарына: Яфрак булып сибелдем Авыл урамнарына. Җир өсләрен сыйпап исте Көзнең шаян җилләре; Серләреңне ачты миңа Синең яннан килгәне. Сөйли белгәнсең, җилләрне Аңлыйсың микән үзең? Йөрәгем аша үтә бит Бөтен җилләре көзнең. Страниц: 1
|