Счетчики
|
Саумысыз, януларым
Фаил Абдраков көе
Марие Нәзиров сүзләре Кошлар кайтты, сөю килде, Гомерем язым алкышлады. Көләч яшьлек иртәсендә, Саумысыз, януларым. Якты нурдай балкыем мин, Түбәм күккә тиде инде. Бу янулар — үзе бәхет, Иркәләвен тойдым инде. Язлар җитте, сөю килде, Назларымны нәкышлады. Мәхәббәтем кичләрендә, Саумысыз, сагышларым. Уйларымнан уянам мин Ялгыз калган сәгатьләрдә. Бу сагышлар — үзе бәхет, Көтүләргә сәбәп барда. Кошлар китте, сөю китми, Сизәм канат кагышларын. Мәхәббәтем кичләрендә, Саумысыз, януларым. Яфраклардай саргайсам да, Ашыкмагыз кызганырга. Бу янулар — үзе бәхет, Күмеләем күзләреңә. Страниц: 1
|