Счетчики
|
Сәлам әйт, җил
Луиза Хәйретдинова көе
Акъегет сүзләре Тугайларга сәлам әйт, җил, Урманнарга сәлам әйт; Тау башыннан ай калыкса, Син аңа да сәлам әйт. Әйт син тагын: мин кайтырмын, Бәхетем калды анда. Туган якның чакыруы — Торналар тавышында. Әйт син сәлам җәйләр буе Кош сайраган талларга. Канатыңны сыйпап бер уз Керәшәле ярларга. Әйт син тагын: мин кайтырмын, Бәхетем калды анда. Туган якның чакыруы — Торналар тавышында. Салам әйт син болындагы Сабантуй колгасына. Бәлки аның ал яулыгы Җилферди булыр шунда. Әйт син тагын: мин кайтырмын, Бәхетем калды анда. Туган якның чакыруы — Торналар тавышында. Страниц: 1
|