Счетчики
|
Син дә нигә шулай түгелсең
Алмаз Монасыйпов көе
Нури Арсланов сүзләре Мин елмаеп киләм ерактан ук, Шәүләң генә синең күренсен... Эчемдәге тышымда шул минем, Син дә нигә шулай түгелсең? Сине күрсәм, бетә борчуларым, Син шул минем бердәнберемсең. Син дип яшим, син дип өзелеп торам, Син дә нигә шулай түгелсең? Теләгем бер: елмаюым аша Бөтен җаным сиңа күренсен! Мин беркатлы сине яратканга, Ә син, син шул андый түгелсең. Страниц: 1
|