Счетчики
|
Син яшерен йолдыз мәллә?
Вил Усманов көе
Зәки Нури сүзләре Китмәдең ялгыз калдырып. Вәгъдәләр биреп киттең. Яшәве йөрәк яндырып Шуңа да бигрәк читен. Юлымда — синең эзләрең, Суымда — синең шәүлә. Гел сине эзли күзләрем, Син яшерен йолдыз мәллә? Гөлләрем чәчәк аттылар, Синең гөл — кызыл яран. Бер йолдыз булып атылам, Яныңа үзем барам! Юлымда — синең эзләрең, Суымда — синең шәүлә. Гел сине эзли күзләрем, Син яшерен йолдыз мәллә? Китмәдең ялгыз калдырып, Вәгъдәләр биреп киттең. Яшәве йөрәк яндырып Шуңа да бигрәк читен. Юлымда — синең эзләрең, Суымда — синең шәүлә. Гел сине эзли күзләрем, Син яшерен йолдыз мәллә? Страниц: 1
|