Счетчики

Син-минем язларым

Луиза Батыр-Болгари көе
Резеда Вәлиева сүзләре

Сине миңа якты язлар бирде,
Ничә язлар инде без бергә.
Ничә еллар һаман сөям, янам,
Мин язларда калдым гомергә.

Син — минем язларым,
Сүрелмәс назларым,
Кояшым күңелем күгендә.
Синең кочагыңда,
Онытылып назыңда,
Яратам, яратам, яратам бүген дә...

Чәчек аткан бәхет бакчабызның
Җимешләре нурсыз сулмасын.
Сиңа баглыйм гомеремне, бәгърем,
Мизгеле дә синсез узмасын.

Син — минем язларым,
Сүрелмәс назларым,
Кояшым күңелем күгендә.
Синең кочагыңда,
Онытылып назыңда,
Яратам, яратам, яратам бүген дә...

Синең кайнар сөю учагыңда
Янар идем тагын, тагын да.
Син булганда күңелем мәңге сүнмәс,
Яшьлек дәрте сулмас җанымда.

Син — минем язларым,
Сүрелмәс назларым,
Кояшым күңелем күгендә.
Синең кочагыңда,
Онытылып назыңда,
Яратам, яратам, яратам бүген дә...

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 02.03.10 | Просмотров: 1026 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!