Счетчики

Сине уйлап янам

Сафьян Ибраһимов көе
Илдар Юзеев сүзләре

Җәйләүләрдә тугай,
Тугайларда тургай
Җилләргә лә каршы баралмый,
Сине уйлап янам,
Ник килмисең һаман,
Күңелем эзли сине, табалмый.

Карурманга таба
Чишмә чыңлап ага,
Җил көчәйтә аның агышын.
Мин утырам тыңлап,
Шул сулардай чыңлап,
Агып китәр микән сагышым?

Җәйләүләрдә тугай,
Тугайларда тургай
Канатларын җилпи җилләрдә,
Сине уйлап янам,
Ник килмисең һаман,
Күңелләрең синең кемнәрдә?

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 02.03.10 | Просмотров: 1788 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!