Счетчики

Синең кулда язмышы

Мәсгут Имашев көе
Сания Гомәрова сүзләре

Тормыш гөлем чәчәге
Ярты юлда коелды,
Бәхет җебе урталай
Өзелгәндәй тоелды.
Бәхет җебе урталай
Өзелгәндәй тоелды,
Тормыш гөлем чәчәге
Ярты юлда коелды.

Сине күргәч, бар дөньям
Ямьле нурга төренде,
Тормыш гөлем чәчәге
Сиңа таба үрелде.
Тормыш гөлем чәчәге
Сиңа таба үрелде,
Сине күргәч, бар дөньям
Ямьле нурга төренде.

Үсәрме гөл, шиңәрме? —
Синең кулда язмышы.
Синең белән күрешү
Бәхетме ул, ялгышмы?
Синең белән күрешү
Бәхетме ул, ялгышмы?
Үсәрме гөл, шиңәрме? —
Синең кулда язмышы.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 02.03.10 | Просмотров: 1229 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!