Счетчики
|
Синең өчен
Гали Ильясов көе
Җәүдәт Дәрзаман сүзләре Синең өчен һәрчак аяз, Зәңгәр һава, Синең өчен сәйлән сыман Карлар ява. Сәйлән карлар бар хәятне Били акка — Табигатьне сафлык күмә Синең хакка. Елга, тугайлар — синең өчен, Кырлар, тургайлар — синең өчен. Җир һәм йолдызлар — синең өчен, Сөюең калсын минем өчен. Таң кояшы нурлар сибеп Көлгән чакта, Күңелемдә җырлар туа Синең хакта. Җырлар илтсен сиңа минем Назларымны, Илтсен сиңа назлар тулы Язларымны. Елга, тугайлар — синең өчен, Кырлар, тургайлар — синең өчен. Җир һәм йолдызлар — синең өчен, Сөюең калсын минем өчен. Синең өчен ал гөлләрем Чәчәк ата, Синең өчен сайрап туймый Сандугач та. Исемең яңгырый бер моң булып Тирә-якта — Мин бәхетле бу дөньяда Син бар чакта. Елга, тугайлар — синең өчен, Кырлар, тургайлар — синең өчен. Җир һәм йолдызлар — синең өчен, Сөюең калсын минем өчен. Страниц: 1
|