Счетчики

Сиңа гына язган хатлар

Луиза Батыркаева көе
Харрас Әюпов сүзләре

Әгәр еракларга китеп барсам,
Сагынудан синдә янса утлар —
Бәхет тамчылары булып тамар
Сиңа гына язган назлы хатлар,
Сиңа гына язган назлы хатлар.

Чәчләреңә инде чал керсә дә,
Искә төшәр бергә булган чаклар.
Яшьлек тургайлары булып килер
Сиңа гына язган назлы хатлар,
Сиңа гына язган назлы хатлар.

Йөрәкләрдә янган сөю утын
Сүрелдерми мәңге шулай саклар —
Син көт кенә, килер сагынганда
Сиңа гына язган назлы хатлар.
Сиңа гына язган назлы хатлар...

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 02.03.10 | Просмотров: 892 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!