Счетчики

Сиңа тиңе юк

Фәрит Хатыйпов көе
Әхмәт Гадел сүзләре

Күзләрең төнге күкләр күк,
Керфекләрең — ук.
Бу дөньяда чибәрләр күп,
Сиңа тиңе юк.

Иреннәрең синең чия,
Кулларың көяз.
Бирче кулларыңны, гүзәл,
Бир, тотыйм бераз.

Сөйлә миңа серләреңне —
Уртак итик, яр!
Ике бәхетне бер итеп,
Бергә китик, яр!

Иреннәрең синең чия
Кулларың көяз.
Бирче кулларыңны, гүзәл,
Бир, тотыйм бераз.

Аһ, ул дулкындай чәчләрең
Җилферди җилдә.
Син гүзәлемә тиңдәшләр
Юктыр бу җирдә!

Иреннәрең синең чия,
Кулларың көяз.
Бирче кулларыңны, гүзәл,
Бир, тотыйм бераз.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 03.03.10 | Просмотров: 1179 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!