Счетчики
|
Сират күпере
Шамил Тимербулатов көе
Разил Вәлиев сүзләре Син һаман көләсең, Җанымны теләсең... Ә минем күңелем моңлана. Мәхәббәт янәшә, Йөрәккә ул дәшә, Читләрне, ятларны тыңлама. Ялгыз җырлар җырлый-җырлый Инде күп йөрдем. Әйдә китик, бергә үтик Сират күперен! Әйдә китик, бергә үтик Гомер юлларын, Икәү бергә җырлыйк, әйдә, Сөю җырларын. Син — сылу су кызы, Мин — гади җир улы, Тик гади түгел шул мәхәббәт. Тараттың сагышны, Йөрәкләр кавышты... Җанымда — мең ләззәт, мең рәхәт. Ялгыз җырлар җырлый-җырлый Инде күп йөрдем. Әйдә китик, бергә үтик Сират күперен! Әйдә китик, бергә үтик Гомер юлларын, Икәү бергә җырлыйк, әйдә, Сөю җырларын. Страниц: 1
|