Счетчики
|
Сөялдем сөяннәргә
Риф Гатауллин, Ришат Тимербаев көе
Фәнис Яруллин сүзләре Сөялдем сөяннәргә Тирбәлдем имәннәрдә; Бар шатлыгымны бирәмен Кадерен белгәннәргә. Тукталдым аланнарда, Сокландым баланнарга; Бар ялкынымны бирәмен Кабына алганнарга. Йөгердем урамнарда, Уралдым бураннарга; Йөрәк давылын бирәмен Тып-тыныч булганнарга. Ашкындым офыкларга, Үрелдем болытларга; Бу җырларым канат булсын Күңеле боекларга. Страниц: 1
|