Счетчики

Сөйгәнем Язилә

Раил Бикбаев көе һәм сүзләре
Сине сөя башладым,
Башкаларны ташладым.
Сиңа кадәр үземә тиң
Якын ярны тапмадым.

Их, минем Язилә
Чәчәктәй матур гөлдә.
Мин сөйгән күк сине тагын
Сөючеләр юк җирдә.

Зифа синең буйларың,
Төпледер гел уйларың.
Сабыр булуың белән
Күңелемне яуладың.

Их, минем Язилә
Чәчәктәй матур гөлдә.
Мин сөйгән күк сине тагын
Сөючеләр юк җирдә.

Йөзеңнән гел балкып тора
Кояш кебек нурларың.
Белсәм иде күңелендә
Хәзер ниләр булганын.

Их, минем Язилә
Чәчәктәй матур гөлдә.
Мин сөйгән күк сине тагын
Сөючеләр юк җирдә.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 03.03.10 | Просмотров: 831 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!