Счетчики
|
Сөйләмә мәхәббәт турында
Луиза Хәйретдинова көе
Разил Вәлиев сүзләре Сөйләмә син миңа Мәхәббәт турында, Ышандыр иң элек талларны. Ә миңа тал сөйләр аннары, — Ышандыр иң элек талларны. Сөйләмә син миңа Мәхәббәт турында, Сереңне ач башта тирәккә. Тирәкләр дәшәрләр йөрәккә, — Сереңне ач башта тирәккә. Сөйләмә син миңа Мәхәббәт турында, Ышандыр иң элек үзеңне. Моң бассын сагышсыз күзеңне, Ышандыр иң элек үзеңне. Страниц: 1
|