Счетчики
|
Сөюемне белерсең
Илгиз Закиров көе
Рафис Корбанов сүзләре Сарыны сагыш диләр дә, Сарыга табынмыйлар шул, Сарыга табынмыйлар. Тәүге сөюләрен җирдә Кемнәр генә оныткан да, Кемнәр соң сагынмыйлар?! Сагышлар сары икән дә, Ярату — сагыш икән шул, Мәхәббәт — сагыш икән. Хисләрне төскә бүлгәндә Мәхәббәтнең төсе зәңгәр, Дип әйтү ялгыш икән. Гөлләрнең җыеп китерим Сиңа сап-сарыларын шул, Сагыштай сарыларын. Сары сагышларга салдың, Белерсең сөюләремне, Аңларсың сагынганым. Страниц: 1
|