Счетчики
|
Соңдыр шул, соңдыр
Илгиз Закиров көе
Роберт Миңнуллин сүзләре Тилмереп көткән Яшьлекләр үткән. Оныткансыңдыр Син мине күптән. Оныткансыңдыр... Соңдыр шул, соңдыр — Ялгышлар шулдыр, Язмышлар шулдыр. Син инде мине Сагынмыйсыңдыр. Ул да сагынмый, Дип уйлыйсыңдыр. Сагынмыйсыңдыр... Соңдыр шул, соңдыр — Ялгышлар шулдыр, Язмышлар шулдыр. Яратмыйсыңдыр... Яратсаң әгәр, Килгәләр иде Синнән бер хәбәр. Яратмыйсыңдыр... Соңдыр шул, соңдыр — Ялгышлар шулдыр, Язмышлар шулдыр. Страниц: 1
|